"Атлант" клубында начар гадәтләр темасына лекция узды

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

«Атлант» клубында «Начар гадәтләрне профилактикалау» темасына мәгълүмати лекция узды.

 

Әлеге темага багышланган әңгәмә мөһим бурычны хәл итүгә юнәлтелгән: балаларга зарарлы гадәтләрнең еш кына начар нәтиҗәләргә китерүен һәм җитди авыруларның башлангычы булуын искәртү

 

«Яшь гвардия» активисты һәм ишегалды лагере әйдаманы гадәтләр турында, аларның нинди булуы турында сөйләде. Әңгәмә барышында начар гадәтләр: тәмәке тарту, алкоголь, наркотиклар куллану һәм аларның коточкыч нәтиҗәләре турында сүз барды. Төп игътибарны файдалы гадәтләр турында сөйләүгә бирделәр: көн режимын үтәү, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү.

 

"Зарарлы гадәтләр белән көрәшергә кирәкме? " дигән сорауга балалар: "Әлбәттә, әйе!» дип җавап бирделәр. Һәм иң элек үзеңнән башларга кирәк.

 

Очрашу ахырында балаларга тәмәке тарту һәм алкогольнең зыяны турында белешмәләр тараттылар.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/molodez/v-pmk-atlant-prosel-tematiceskii-den-na-temu-vrednyx-privycek

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International