Тиздән районыбызның барча мәктәпләре, тулы Русиядәге кебек үк, укучылар өчен үз ишекләрен ачачаклар.
Укучылар үз кабинетларына кайтачак һәм парталар артында күнегелгән урыннарын алачак. Беренче сыйныф укучылары өчен исә бу гаҗәеп юл башлангычы булачак. Озак еллар дәвамында аларны төрле укытучылар озатып йөриячәк. Әмма нәкъ менә беренче укытучы хәтерләрендә онытылмас эз калдырачак, тәүге уку мәлләренең җиңелчә борчылуларында ярдәмгә киләчәк.
2 нче Урыссу урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Янгулова әнә шундый педагогларның берсеннән. Хәзерге мәгариф өлкәсенә мөнәсәбәтен ачыклау барышында, Ләйлә ханымнан педагог шәхесенең нидән гыйбарәт икәнлеген сораштык.
— Ләйлә Фәнисовна, үзегез турында бераз сөйләгез әле.
— Дөресен генә әйткәндә, мин үзем хакында бәянләүне яратмыйм. Гади укытучымын, һәрвакыт яңа алымнар эзлим. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланып, "мәктәп «ле уйный идем. 8 нче сыйныфтан соң педучилищега укырга кердем: уку, спорт, дискотекалар, көзге кыр эшләре, практика... Һәм менә ниһаять ул олы мөстәкыйль тормыш юлы. Кияүгә чыгу, балалар, дигәндәй... Әмма ләкин бу төп эшкә, белем дәрәҗәсен күтәрүгә, курслар, семинарлар үтүгә, югары уку йортында шөгыльләнүгә берничек тә комачауламады. Байтак хезмәт баскычлары узарга туры килде. Мәктәпнең методик берләшмә, аннары районның методик берләшмә җитәкчесе, уку-укыту бүлеге буенча директор урынбасары, Урыссуның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, әле булса сагынам ул мәктәпне... Арытаба мәгариф бүлегендә эшләдем, 3 нче Урыссу урта мәктәбендә директор вазифаларын башкардым һәм, ниһаять, яраткан шөгылемә — укытучылыкка кайттым. Азмы-күпме, 38 елга якын! Мәгариф бүлегендә эшләгән, 3 нче санлы мәктәптә директорлык иткән чор — юкка сарыф ителгән еллар: чөнки балалар белән дәресләрдә аралашу булмады бит...
— Бу һөнәрдә иң авыры нидә?
— Белмим дә хәтта... Бәлки, яшьләренә карый артык тиз үсә торган балалардыр.
— Эшегездә шәхси-үзенчәлекле алым кулланасызмы? Һәм ул нәрсәсе белән аерыла?
— Һичшиксез, заманча чынбарлыкта шәхсән мөнәсәбәт куллану бик тә кирәкле гамәл.
Укытканда баланың төп үзенчәлекләре исәпкә алына: мәктәпкә әзерләнгәнме, юкмы. Биремнәр җиңеләйтелгәнме яки, киресенчә, катлаулымы, барсы алдында сөйләргә ояламы — колакка пышылдап сөйли, курка, такта янында җавап бирү авырга төшә. Андый балалар бар, урыннан җавап бирергә рөхсәт итәбез. Миңа, иптәшләргә ярдәмче сыйфатында билгелибез. Әлбәттә, кайчак кисәтү ясыйм (күбрәк мимика, күзләр белән), ә болай — мактыйм, мактыйм һәм тагы да мактыйм.
Барысы да үзенчәлекле.
— Гаилә бала укытуны уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк итүдә ничек ярдәм итә ала?
— Баланы яратырга, аны ничек бар, шулай кабул итәргә. Үсешкә этәрергә, аның белән сөйләшергә, нәрсә яхшы һәм начар икәнлеген аңлатырга кирәк.
— Ата-аналар балаларын укытуга ни рәвешле карый, әллә барысын да Сезгә йөклиләрме, янәсе, мәктәп бөтенесенә дә өйрәтәчәк, дип?
— Төрле әти-әниләр очрый, үземнекеләрдән уңдым. Үтенечләргә, таләпләргә, киңәшләргә һәрвакыт аңлап карыйлар. Аларга бик рәхмәтлемен.
— Мәгариф системасы тиз үзгәрәме? Һәм бу балаларга, аларның өлгерешенә ни дәрәҗәдә йогынты ясый?
— Кызганычка каршы, минем карашка, мәгарифтә элеккеге тотрыклылык каядыр юкка чыкты. Барысы да ниндидер яңалык кертә. Бер терминны икенчеләре белән алыштыралар, кайчак бер чиктән икенчесенә чыгуга китерәләр. Һәммәсен күзәтү астында тоту кыен. Балалардан бтгрәк, барлык яңалыкларны үзләре аша үткәрергә һәм укучыларга мөмкин кадәр аңлаешлырак итеп җиткерергә тиешле педагоглар интегә...
— Укучылар белән булган иң көлке кайсы вакыйга хәтерегездә калды?
— Искә төшерүе кыен, балалар белән бергәләп көлгән мизгелләр күп булды, дәресләрдә аеруча. Үзенә бәйсез сәбәпләр аркасында мәктәпне алыштырган бер укучының чагыштыруы истә калган... «Сез шундый шат күңелле, шаяртасыз, ә безнеке хәтта елмаймый да», ди. Көлү, шаяру, елмаю, җыр кебек үк, яшәргә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Педагогка зур җаваплылык йөкләтелә, чөнки үсеп килүче буыннар язмышы нәкъ аңа бәйле бит. Үз фикеремне гаҗәеп шагыйрь Муса Җәлил сүзләре белән тәмамлыйсым килә.:
«Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан».
Әлфия ХАФИЗОВА.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/keshelr/elmaiu-katys-ukytu