22 августта Ютазы районының «Дубравушка» лагере базасында машина белән сыер саву операторлары арасында 51 нче республика конкурсы башланды.
Бирегә Татарстанның 43 районыннан 86 катнашучы килде. Конкурсны ачу тантанасында Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин сәламләү сүзе әйтте. Үз чыгышында ул районның социаль-икътисадый үсеше һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендәге уңышлар турында сөйләде.
Конкурс ике көн дәвам итәчәк, шул вакыт эчендә катнашучыларга өч сынау узарга туры киләчәк: киң теоретик белемнәрен, саву аппаратын җыю һәм сүтүнең югары тизлеген, шулай ук сыер саву осталыгын күрсәтергә. Ютазы районыннан үз һөнәрләрендә иң яхшылар катнаша
— «АгроМир» җәмгыятеннән Рәмзия Камаева һәм «Вафауллин» КФХыннан Зөлфирә Газиева.
Районыбыз вәкилләренә уңышлар телик!
Тулырак: http://yutazy.ru/news/konkursyi/v-dol-dubravuska-startoval-konkurs-sredi-operatorov-masinnogo-doeniia-korov