22 августта, Дәүләт флагы көнендә, 4 нче санлы балалар бакчасында «ГТО белән җәй» акциясе кысаларында өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр арасында күңелле эстафеталар узды.
Акциянең максаты - үсеп килүче буында әхлакый-патриотик сыйфатлар, шулай ук кечкенәдән үк сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт формалаштыру.
Балалар урыннан озынлыкка сикерделәр, аркада яткан көенчә гәүдәләрен күтәрделәр, киртәләр аша йөгерделәр.
Барысы да үзләрен Ватаныбызның булачак сакчылары дип белдерделәр.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «ГТО» ВФСК тестлаштыру үзәге белгече Газинур Гәриев.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/sport/gazinur-gariev-k-zdorovomu-obrazu-zizni-nuzno-priucat-s-detstva