2024 елның 21 августында Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Урыссу үзәк тыкрыгында 16:00 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максатлары һәм бурычлары - юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, мәсәлән, исерек хәлдә булган, идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затларның транспорт чаралары белән идарә итүе, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу.
2024 елның 11 июнендә Ютаза авылында Комсосмольская - Дмитров урамнарының бертигез юллар чатында 11 яшьлек малай, велосипедта олылар озатуыннан башка хәрәкәт иткәндә, велосипедчыдан уң якта хәрәкәт итүче Форд автомобиленә өстенлек бирмәгән, нәтиҗәдә аның белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән Яр Чаллы шәһәр балалар хастаханәсенә озатыла. Балигъ булмаганнарның законлы вәкиленә карата РФ КоАПның 5.35 маддәсе буенча административ беркетмә төзелде (балигъ булмаганнарның ата-аналары яки башка законлы вәкилләренең аларны карау, тәрбияләү, укыту, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бурычларын тиешенчә үтәмәве).
Рейд барышында 86 транспорт чарасы тикшерелгән, 12 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. 3 машина йөртүче 7 яшькә кадәрге балаларны тоткычсыз йөрткән, 7 машина йөртүче куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен санга сукмаган, 2 җәяүле РФ Юл йөрү кагыйдәләрен бозып йөргән.
Марс Гәрәев Ютазы ЮХИДИ идарәсе башлыгы
Әгәр дә Сез машина йөртүченең исерек хәлдә, яисә идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, яисә ТС белән идарә итү хокукына ия булмаганда, транспорт чарасын йөртүен күрсәгез, бу хакта Ютазы эчке эшләр министрлыгының дежур частена 2-66-02 яки 02 телефоны аша хәбәр итә аласыз.
Telegram мессенджерында исерек хәлдә булган шоферларның хәрәкәте турында хәбәрләр өчен «Ютазы районы Дәүләт автоинспекциясе» аноним каналы бар.