2024 елның 22 августында Чолпон-Ата шәһәрендә (Кыргызстан) гер спорты буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге башланды.
27 илдән 300 дән артык спортчы иң көчлеләр исеме өчен ярыша.
"Олимп" спорт мәктәбе укучысы Солтанов Самат 73 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулады!
Саматны һәм аның тренеры Роберт Анальевич Вафауллинны искиткеч җиңүләре белән котлыйбыз!
Без Саматның уңышлары белән горурланабыз һәм аңа киләчәктә дә спортта җиңүләр телибез !