28 августта, Республика көне алдыннан, татарстанлылар өчен түләүсез юридик консультацияләр үткәреләчәк.
ТР Халыклар дуслыгы йортында белгечләр хезмәт законнары, медицина, пенсия, социаль тәэмин итү һәм башка сорауларга җавап бирәчәкләр. Бу хакта чараны оештыручы-ТР Юстиция министрлыгы хәбәр итә.
Консультацияне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин булачак. Чарада прокуратура, федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнары вәкилләре, Госюрбюро вәкилләре, адвокат, нотариус катнашачак.
Татарстан Юстиция министрлыгында шәһәр һәм Республика көнендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына аерым игътибар бирергә кушуын искәрттеләр. Кабул итү алдан язылмыйча гына үткәрелә.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/tatarstancam-okazut-besplatnuyu-yuridiceskuyu-pomoshh-28-avgusta-5956476
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/tatarstancam-okazut-besplatnuiu-iuridiceskuiu-pomoshh-28-avgusta