Ярышлар халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләр һәм өлкәннәр арасында волейболны популярлаштыру, ярышларда катнашучылар арасында спорт осталыгын күтәрү максатында үткәрелде.
Волейбол турнирында хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары катнашты.
Барлык матчлар да диярлек бик мавыктыргыч, кызыклы һәм киеренке килеп чыкты. Нәтиҗәләр: өченче урында - «Чапман» командасы ир-атлары, икенче урында - «Ютаза» командасы, беренче урында - «Урыссу» командасы.
Хатын-кызлар командалары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урын — «Фортуна» командасы; 2 нче урын-«Сборная» командасы; 3 нче урын — «Уруссинка» командасы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу ярышларда җиңелүчеләр булмады, чөнки биредә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше җиңде, бу, һичшиксез, әлеге чараларны оештыручыларның төп максаты иде.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/v-bairiake-prosel-turnir-po-voleibolu-posviashhennyi-dniu-respubliki-tatarstan