Балаларның шаяртулары аркасында янгын чыгуга юл куймау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы караш формалаштыру максатыннан, ишегалды лагерьларының өченче сменасы 42 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә экскурсия белән бардылар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерделәр, янгын сүндерү техникасын күрсәттеләр, янгын сүндерү машинасындагы җиһазлар, янгын сүндерү өчен нинди чаралар кулланылуы, шулай ук һәлакәттән коткару эшләрен нинди инструментлар ярдәмендә башкарулары турында сөйләделәр. Барлык теләүчеләргә янгын сүндерүченең хәрби киемнәрен киеп карарга бирделәр.
Очрашу барышында барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Мондый дәресләрдән соң балалар үзләренең белемнәрен киңәйтеп кенә калмыйлар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә башкача карыйлар.
Бәлки, аларның берәрсе өчен мондый профилактик әңгәмәләр булачак һөнәр сайлау юлында беренче адым булыр.