Ата-аналар алдында директор Белалова Гөлдания Нурлыгаян кызы чыгыш ясады.
Анда укучыларның мәктәп тормышы, укытучыларның һәм балаларның казанышлары, ата-аналар белән эшләү, мәктәп формасы, туклану һәм гимназистларның көн тәртибе кебек темалар күтәрелде.
Аннары 1 нче сыйныфларның сыйныф җитәкчеләре ата-аналар җыелышы үткәрделәр, анда ата-аналар белән барлык эш моментлары турында җентекләбрәк фикер алыштылар , ата-аналар комитетын сайладылар.