Бу сүзләрне махсус хәрби операцияда катнашучы егет әнисе белән телефоннан аралашканда әйтеп куя.
Флорит Баязитов тумышы белән Ютазы районының гүзәл табигатьле, болыннар арасында урнашкан Бәйрәкә авылыннан. Ул — махсус хәрби операция сугышчысы, аның гаҗәеп сәләте инженер гыйлемен, шагыйрь рухын һәм хәрби батырлыгын берләштерә.
2023 елның сентябрендә Флорит Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм фронтка китә. Әлеге вакытта ул Херсон өлкәсендә машина йөртүче сыйфатында хезмәт итә. Флорит гаиләдә буй җиткергән өч егетнең уртанчысы, әмма ләкин үзен искиткеч сәләт иясе буларак танытырга өлгергән дә инде.
«Минем белән горурлан, әнием!» — әлеге сүзләрне Флорит әнисе белән телефоннан аралашканда әйтеп куя. Һәм чыннан да, Ана кешенең горурланырга хакы бар. Махсус хәрби операциягә җибәрелгәнче үк Флорит үзен чын оста итеп күрсәтергә өлгерә. Үзенең техник сәләтен фронтта да күрсәтүгә ирешә, моның өчен хәрби часть командованиесе аңа берничә тапкыр рәхмәт белдерә. Күптән түгел улын лаеклы тәрбияләгәне өчен әнисенә дә Рәхмәт хаты җибәрелгән.
«Ул теләсә нинди техниканы — автомобильдән алып тузан суырткычка кадәр ремонтлый ала, — дип сөйли улы хакында горурланып Фәүзия Баязитова. — Тирә-юньнән өйгә төрле двигательләрне ремонтка китерәләр иде, улым берсен дә кире какмады. Кайвакыт аңа буйсынмаган нәрсә гомумән юктыр кебек тоела хәтта».
Хәрби хәрәкәтләр биләмәсенә эләккәч тә, Флоритның югалып калмавы һич гаҗәп түгел. Электр булмауга бәйле булмас өчен, ул үз акчасына генератор, шулай ук УАЗик машинасы сатып алган. Машинаны хәрби шартларга әзерләп, өстәмә корылмалар урнаштырган. Хәзер Флорит руль әйләндерүен һәм хезмәттәшләре мәнфәгатендә техника ремонтлавын, хәрби хезмәт өчен иң кирәкле булган әйберләр белән тәэминәтен дәвам итә.
Әмма Флорит оста машина йөртүче-механик кына түгел, ә бәлки халык иҗатына мөкиббән сәләт иясе дә. Бигрәк тә озын татар җырларын көйләргә ярата, бөтен җан җылысын сала. Ә сирәк кенә тынлык урнашкан минутларда күңел түрендә үз шигъри юллары да туа.
Флоритның дәү әтисе Мөдәрис Сәгыйтов та Бөек Ватан сугышында катнашкан, яраланган. Баязитовка, бәлки, аның батырлыгы турындагы хатирәләр аеруча тәвәккәллек һәм рухи ныклык өстидер…
«Флорит — чын-чынлап шаян һәм җор сүзле кеше. Әмма ләкин Ватанны саклау мәсьәләсенә килгәндә, ул шактый кырыс һәм максатчан да. Без аның хәрби бурычын намус белән үтәячәгенә һәм үз ягына җиңүче булып кайтачагына ихлас ышанабыз», — дип уртаклаша яугирнең туганнары.
Бетмәс — төкәнмәс көч-кодрәте, техник тапкырлыгы һәм иҗади халәте Флорит Баязитовны чын мәгънәсендә безнең заман герое итә. Аның лаеклы үрнәге әлеге авыр заманда Ватандашларыбызны яңадан-яңа җиңүләргә илһамландыра.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/keshelr/florit-baiazitov-minem-belan-gorurlan-aniem