«Минем Республикам — минем шатлыгым» бәйрәме программасы бик бай булды.
Концерт башланыр алдыннан һөнәрчеләр ярминкәсе белән танышырга мөмкин иде. Шулай ук мастер-класслар үткәрелде.
Җирле һәм кунакка чакырылган осталар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, буыннан-буынга тапшырыла торган һөнәрләргә өйрәттеләр.
Ярминкә һәм мастер-класслардан соң тантаналы концерт башланды. Сәхнәгә Mingazov төркеме чыкты, алар татар хитларын заманча эшкәртеп башкардылар, ә заманча бию коллективлары тамашачыларга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар һәр чыгышны шатланып каршы алдылар, артистларны көчле алкышлар белән хупладылар.
Балалар өчен төрле аттракционлы уен зоналары оештырылды.
Бәйрәм чарада катнашучылар һәм тамашачыларда бик күп якты тәэсирләр һәм җылы истәлекләр калдырды. Урыссу бистәсендә Татарстан Республикасы көне төбәкнең бердәмлеге һәм мәдәни байлыгы символына әверелде.