Ютазы районының барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

2 сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә яңа уку елы башлану турында беренче кыңгыраулар яңгырады.

 

Быел Ютазы районы мәктәпләрендә беренче сыйныфка барлыгы 201 укучы кабул ителде. 2 нче Урыссу мәктәбе укучыларын яңа уку елы башлану белән район башлыгы Аяз Шәфигуллин котлады. Ул шулай ук кыскача гына мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Аерым сүзләр катлаулы, ләкин мавыктыргыч белем дөньясына аяк баскан  беренче сыйныф укучыларына юнәлдерелде. Урыссуның 2нче мәктәбендә укытучы Ләйлә Янгулова җитәкчелегендә 16 беренче сыйныф укучысы белем алачак.

 

Район башлыгы башлангыч мәктәп еллары киләчәк казанышларның нигезе булып торуын, һәр яңа ачыш һәм һәр дәрес шәхес үсешенә һәм киләчәккә төп күнекмәләрне формалаштыруга ярдәм итәчәген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, педагоглар тырышлыгыннан башка Ютазы районы горурлана алырлык югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булмас иде. Педагогларга яңа һөнәри җиңүләр теләп, ул укытучыларның яшьләрнең якты киләчәге өчен көрәштә һәрвакыт алгы рәтләрдә торачакларын билгеләп үтте. Мәгариф өлкәсен үстерүдә ирешелгән уңышларга килгәндә, Аяз Шәфигуллин район мәктәпләрендә үткәрелгән ремонт һәм модернизацияләү, заманча белем бирү технологияләрен кертү һәм укыту өчен уңайлы шартлар тудыру турында әйтеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International