Татарстан халкы 12 iPhone 15 смартфонының берсен һәм бер Lada Vesta ота алачак.
Республика фотоконкурсы * #ВсейСемьейНаВыборы#ТатарстанАлга 2024 елның 8 сентябрендә старт ала. Ул Гаилә елына (2024) багышланган һәм көн дәвамында 07:00 дән 20:00 гә кадәр узачак. Республикадан һәр гаилә катнаша ала, дип хәбәр итә конкурсның матбугат хезмәте.
Катнашу өчен 2024 елның 8 сентябрендә ТР сайлау участогы янында (урамда) тавыш бирүчеләргә алырга мөмкин булган махсус беләзектә гаилә белән фотография/селфи ясарга кирәк. Шул ук вакытта фотоның сайлау участогы эчендә төшерелмәве мөһим.
Әлеге фотографияне алга таба социаль челтәрләрдәге үз битеңдә 07:00 дән 20:00 гә кадәр ике мәҗбүри хэштэг белән постта урнаштырырга кирәк: #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга.
Фотоконкурста паспортында республикада даими пропискасы булган Татарстанда яшәүче катнаша ала.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, социаль челтәрләрдә катнашучының шәхси бите яки аккаунты ачык булырга һәм 18 яшьтән өлкәнрәк физик затныкы булырга тиеш.
Барлык мәҗбүри шартлар белән Вконтактедагы «Татарстан Алга» фотоконкурсы бергәлегендә, 2024 елның 8 сентябрендәге фотоконкурс кагыйдәләре бүлегендә танышырга мөмкин.
Барлык бүләкләр уйнату 2024 елның 8 сентябрендә ТНВ телеканалында турыдан-туры трансляция вакытында «Татарстан Алга» ВКонтакте бергәлегендә кабатланачак.
Бүләкләрне уйнату вакыты:
08:00-iPhone 15 смартфонын уйнату
09:00 - iPhone 15 смартфонын уйнату
10:00 - iPhone 15 смартфонын уйнату
11:00 - iPhone 15 смартфонын уйнату
12:00 - iPhone 15 смартфонын уйнату
13:00 - iPhone 15 смартфонын уйнату
14:00 - iPhone 15 смартфонын уйнату
15:00 - iPhone 15 смартфонын уйнату
16:00 - iPhone 15 смартфонын уйнату
17:00 - iPhone 15 смартфонын уйнату
18:00 - iPhone 15 смартфонын уйнату
19:00 - iPhone 15 смартфонын уйнату
20:10 - Lada Vesta автомобилен уйнату (вакыты үзгәртелергә мөмкин, төгәл вакыты 2024 елның 8 сентябрендә ВКонтактеда «Татарстан Алга» бергәлегендә игълан ителәчәк).
Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә узачак.
50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: "Яңа кешеләр", "ЛДПР — Россиянең Либераль-демократик партиясе", "Гадел Россия — патриотлар — дөреслек өчен", "Бердәм Россия", "КПРФ — Россия Федерациясенең коммунистик партиясе".
Барлыгы 100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.
*Фотоконкурс лотерея булып саналмый, хәвеф-хәтәргә нигезләнмәгән, реклама булып саналмый, фотоконкурста катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла
фото: конкурсның матбугат хезмәте