Террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү кысаларында Ташкичү авыл китапханәсендә яшьләр өчен "Террорчылык куркынычыннан ничек качарга" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Чара башында алып баручылар террорчылыкка билгеләмә бирделәр һәм катнашучылар белән бергә теракт корбаны булмаска ярдәм итәчәк куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, шулай ук тоткынлыкка алган очракта үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар. Аннары соңгы елларда төрле илләрдә кылынган террорчылык актлары хроникасы тәкъдим ителде.
Очрашу ахырында барлык катнашучылар террорчылык һөҗүмнәре корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.