Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне Россиядә ел саен 3 сентябрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле көннәрнең берсе. Әлеге вакыйгага багышланган 2 нче Урыссу мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен китапханәдә «Терроризм – хәзерге дөньяга куркыныч» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар террорчылыкның асылы һәм дөньяда экстремизм сәбәпләре, Россиядә һәм аннан читтә кылынган террорчылык һөҗүмнәре турында белделәр. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева шикле әйберләр табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде, шулай ук катлаулы ситуацияләрдә куркынычсызлык чаралары турында искәртте. Балалар «Телефон терроры» конкурсында катнаштылар, «Дөрес эшлә» тематик викторинасы сорауларына җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр. Чара профилактика һәм террорчылыкка тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатларында уздырылды.