Бүген Урыссуның 4 нче санлы балалар бакчасында «Бергәләп юл хәрәкәте иминлеге өчен» акциясе узды

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Акциядә катнашучылар, әзерлек төркеме балалары.

Балалар плакатлар тотып, яктылык кайтарыла торган жилетлар киеп, өлкәннәргә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча табышмаклар тараттылар, балалар бакчасының балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча эше турындагы "Калейдоскоп безопасности" фильмына QR кодлы листовкалар тараттылар.

ЮХИДИ хезмәткәре, тәрбиячеләр ата-аналарга баланың киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булу кирәклеген искәрттеләр.

Акциядә катнашучылар шулай ук машина йөртүче ата - аналар белән балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәү турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International