Урыссу гимназиясенең 11 сыйныф укучылары бу чарада актив катнаштылар.
«Балачак навигаторлары» Бөтенроссия проектының символы булып кәгазь самолет тора.
Ул кеше куллары белән тормышка ашырыла торган олы кешенең һәм баланың хыялын символлаштыра; самолет һәркемгә изге хәбәрләр һәм якты киләчәккә ышаныч вәгъдә итә.
Шулай ук проект самолеты — Россия Федерациясенең барлык субъектларын берләштерүче сәяхәт символы.
Урыссу гимназиясенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Сәгъдиева И.И. 11 нче сыйныф укучылары белән бергә беренче сыйныф укучыларына үгет-нәсыйхәт сүзләре язылган кәгазь самолетлар бүләк иттеләр. Барысы да килеп чыгар дип ышанабыз!