12 сентябрьдә эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көне узачак

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында 2024 елның 12 сентябрендә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә (Баулы шәһәре, Ленин ур., 27 йорт)  эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.

Эшмәкәрләрне 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефоннары номерлары буенча кабул итәчәкләр, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International