Ютазы грек-рим көрәшчесе алтын медаль отты

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 7-8 сентябрендә Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча төбәк турниры узды.

 

Узган ялларда Бөгелмәдә 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында спорт көрәше (дисциплина — грек-рим көрәше) буенча төбәкара турнир узды.

 

Ярышларда Удмуртия Республикасы, Башкортостан һәм Татарстан республикаларыннан командалар катнашты.

 

Ютазы районы көрәшчесе Искәндәр Зәйдуллин, грек-рим көрәше тренер-укытучылары А.Р. Хәмитов Һәм Т. М. Борһановның шәкерте, 48 кг авырлык категориясендә алтын медаль яулады. бу җиңү аңа Рязань шәһәрендә узачак Бөтенроссия турнирына юллама бирде.

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/iutazinskii-boec-greko-rimskogo-stilia-popolnil-svoiu-kopilku-zolotoi-medaliu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International