Хәзерге вакытта сәламәтлек мәсьәләләре бөтен җирдә тикшерелә.
Мәктәп ашханәсендә 1-4 сыйныф укучыларының ата-аналары санитария һәм эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәп килделәр.
"Контролерларны" ашамлыкларның сыйфаты, ашханә бинасының торышы, укучыларның гигиена чаралары өчен шартлар, меню кызыксындырды.
Һәм, әлбәттә, укучылар йортларында яңгыраган мөһим сорауларның берсе «Сезне мәктәптә тәмле ашаталармы?». "Ата-аналар контроле" бу сорауга укучылар өчен әзерләнгән ризыклардан авыз итеп җавап алды һәм мактаулы бәяләмәләр калдырды.
Ата-аналар контроле журналында, шулай ук анкеталарда бинада чисталык, туклану сыйфатын Аадминистрация системалы контрольдә тотканы өчен рәхмәт белдерелде.