Ата-аналар комитеты беренче сыйныф укучыларының маршрут карталары булуын тикшерде

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

1 б сыйныфының ата-аналар комитеты 1 сыйныф укучыларының көндәлекләрендә «Имин юл «йорт-мәктәп-йорт» схема-маршрутлары булу-булмавы буенча рейд үткәрде.

 

Башлангыч сыйныфларда схема-маршрутлар ата-аналар, балалар белән бергәләп, юл аша чыгуның һәм урыннарның зур игътибар таләп итә торган үзенчәлекләре турында җентекләп фикер алышып эшләнә.

 

Әзер схемалар 1-4 сыйныф укучыларының көндәлекләренә салынырга (ябыштырылырга) һәм анда уку елы ахырына кадәр сакланырга тиеш.

 

Башлангыч мәктәптә укучыларның ата-аналары өчен тәкъдимнәр:

 

1. Бала белән бергә тәкъдим ителгән маршрут буенча узыгыз, югары игътибар таләп итә торган урыннар турында фикер алышыгыз. Балага һичшиксез нинди маршрут буенча барырга ярамавын һәм нинди сәбәп белән барырга кирәклеген күрсәтегез.

2. Өйдә бала белән бергә тәкъдим ителгән маршрут схемасын һәм аңа карата тасвирлама төзегез.

 

3. Бала белән маршрутны кабат узыгыз, аннан теге яки бу очракта ничек дөрес эшләргә кирәклеген аңлатуын сорагыз.

 

4. Даими рәвештә баланың игътибарын күнектерегез, аның белемнәрен үз-үзен тоту күнекмәләренә әйләндерегез.

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/obrazovanie/roditelskii-komitet-proveril-nalicie-marsrutnyx-kart-u-pervoklasnikov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International