Кәрәкәшле авылы китапханәчесе өлкән буын укучылары белән сәламәтлек турында әңгәмә үткәрде

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Кәрәкәшле авыл китапханәсендә өлкәннәр белән «Шәп кәеф рецепты» дигән киңәш-очрашу үткәрелде.

Китапханәче сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн тәртибен саклауның мөһимлеге турында сөйләде.

Сәламәтлек турындагы мәкальләрне искә төшерделәр һәм аларның мәгънәсен аңлаттылар, витаминнарның кеше организмына ничек тәэсир итүен белделәр. Витаминнарга багышланган чара азагында катнашучыларга витаминнар һәм аларның чыганаклары турында файдалы мәгълүмат белән белешмәләр өләштеләр, шулай ук җиләк-җимеш белән сыйладылар.

Очрашуда катнашучылар күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм көн буена позитив алдылар.

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/besedy-o-zdorove-s-citateliami-starsego-pokoleniia-provela-bibliotekar-sela-karakasly

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International