«Добро.Ру» - ул барыбыз өчен дә үзеңне хәйрия эшендә табу һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге.
Биредә Россиянең барлык төбәкләреннән меңләгән проектлар җыелган һәм системалаштырылган, миллионлаган волонтер теркәлгән. Платформа ярдәмендә волонтер булырга, камилләшергә, үз инициативаларыңны булдырырга һәм алга этәрергә мөмкин.
"Игелекле Ютазы" үзәге җитәкчесе Анастасия Михайловна Фалько укучыларга сөйләде:
- "Игелекле Ютазы" отряды волонтерлары кемнәр алар?;
- алар нинди чараларга йөри, уртак эш ничек алып барыла;
- бүгенге көндә волонтерлар үз эшчәнлекләрендә куллана торган юнәлешләр турында, аларның кешеләргә риясыз ярдәме турында;
- волонтер нинди характер сыйфатларына ия булырга тиеш;
- базада нинди берләшмәләр бар;
- халыкка нинди сервислар күрсәтелә;
- платформа белән ничек эшләргә.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/10-sentiabria-uceniki-iutazinskoi-sos-uznali-o-platforme-dobroru