Кәрәкәшле мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Бергә коррупциягә каршы» акциясе үткәрделәр.
Акциянең максаты - халыкның киң катламнарын коррупция проблемаларына җәлеп итү.
Акция барышында китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына бу уртак бәла турында искә төшерделәр, шулай ук «Стоп коррупция» буклетлары таратылды, аларда коррупция турында нәрсә белергә, коррупциянең нәтиҗәләре нинди була һәм коррупция факты ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат тупланган.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/v-sele-karakasly-prosla-akciia-protiv-korrupcii