Архив материалларында Бөек Ватан сугышы чагылышы

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген архив бүлегендә кунакта 1 санлы Урыссу башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары булдылар.


Бүлек җитәкчесе Лилия Гәрәева укучыларга архив буенча экскурсия уздырганнан соң, аларны Бөек Ватан сугышы темасына кагылган документлар белән таныштырды.

Бигрәк тә, архивта сакланучы шәхси кешеләрнең документлары укучыларда зур кызыксыну уятты. Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбызның батырлыклары мәңгелек һәм алар гомергә безнең хәтердә булуын укучылар үз күзләре белән күрделәр.


1941-1945 елларда районда чыккан “Коммунизмга” газетасында бастырылган мәкаләләр, фотодокументлар да шул елларның тарихын саклый. Без киләчәк буынга әлеге истәлекләрне түкми-чәчми тапшырырга тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International