Район мәдәният йортында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле җитәкчесе Минзилә Абдурахманова һәм балетмейстер-репетитор Азалия Исмәгыйлова катнашында заманча биюләр буенча мастер-класс узды.
Мастер-классның төп максаты рухи мәдәниятнең мөһим өлеше буларак музыкаль культураны формалаштыру, шулай ук бию жанры белән танышу иде.
Мастер-класста катнашучылар күнегүләр ясадылар, педагог белән заманча биюнең төп хәрәкәтләрен, бәйләнешләрен, композицион үзенчәлекләрен өйрәнделәр, шулай ук импровизацияләргә һәм комфорт зонасыннан чыгарга өйрәнделәр, әзер иҗади номерны башкардылар.
Сер түгел, хис – кичерешләр белән уйнау - теләсә нинди биюнең мөһим өлеше.
Әгәр дә техника һәм хәрәкәтләрнең матурлыгы – биюнең «тәне» булса, хис – кичерешләр-һичшиксез, аның «җаны». Нәкъ менә шуңа күрә биючеләргә үз хисләрен белдерә белүне үстерү бик мөһим.
Шулай ук балалар сөйләшеп алдылар һәм педагогларга сораулар бирделәр.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/kultura/v-raionnom-dome-kultury-prosel-master-klass-po-sovremennym-tancam