"Табигатьне саклап - без тормышыбызны саклыйбыз"

2024 елның 13 сентябре, җомга

Халыкара табигатьне саклау айлыгына багышланган Үзәк китапханәдә "Яңарыш" клубы әгъзалары өчен "Табигатьне саклап - без тормышыбызны саклыйбыз" дигән танып белү сәгате үткәрелде.  Гөлшат Ризванова экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, планетабызның экологик проблемалары турында сөйләде. Чара барышында катнашучылар кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбызны - Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.

 

Аннары барысы да төрле биремнәр үтәделәр. Сак астында һәм юкка чыгу алдында торган үсемлекләр һәм хайваннар турындагы белемнәрне тикшерделәр һәм ныгыттылар. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында фикер алышканда, һәркемнең дә эшкә актив кушылуын билгеләп үтү бик күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International