Керәш Бүләктә көзен яңа ФАП ачылачак

2024 елның 13 сентябре, җомга

Көрәш Бүләк авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше дәвам итә.

Биредә эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү проекты буенча алып барыла.

 

Яңа ФАП бинасы инде төзелгән, хәзер анда коммуникацияләр үткәрелә, җиһазлар һәм медицина инвентарьлары китерелә, дип хәбәр итте Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана прес.

 

Медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, барлык санитария таләпләренә һәм заманча стандартларга җавап бирә торган медицина учреждениесе 110 кешегә хезмәт күрсәтәчәк

 

Көрәш Бүләк авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу җирле халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын сизелерлек күтәрәчәк, - дип сөйләде Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әһлиева.

 

Чыганак: https://vk.com/wall-201816153_2544

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/zdravoohranenie/v-krias-buliake-oseniu-otkroetsia-novyi-fap

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International