"Беренчеләр" хәрәкәте танылган татар язучылары белән очрашты

2024 елның 13 сентябре, җомга

Гимназиядә «Беренчеләр» хәрәкәте Татарстанның танылган язучылары белән очрашты.

Танылган татар язучысы, драматург, публицист, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рабит Батулла һәм журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Манур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты Ләбиб Лерон Беренчеләр белән аралаштылар.

 

Язучылар балаларга үзләренең тормыш юллары турында сөйләделәр: балачак хыялларыннан алып киң танылган әдәбиятчы булуга кадәр, тәҗрибә уртаклаштылар һәм балалар өчен үгет-нәсихәтләр бирделәр. Беренчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар һәм истәлеккә фотосурәтләр ясадылар.

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/dvizenie-pervyx-vstretilis-s-izvestnymi-tatarskimi-pisateliami

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International