«Туган якны өйрәнү музее» хезмәткәрләре Каразирек мәктәбендә Пушкин картасы буенча «Туган авыл урамнары буйлап» дигән чара үткәрделәр һәм «Объектив аша караш» дигән күргәзмә әзерләделәр.
Экскурсовод Краснова Ю.В. Урыссу бистәсенең барлыкка килү тарихы, аның кайчан район үзәге булуы, Урыссуда ничә предприятие эшләве турында сөйләде.
Укучылар «Урыссу урамнары буйлап», «Урыссу тарихы - фотосурәтләрдә» видеороликларын карадылар, анда ничә урам барлыгын, ни өчен урам исемнәре үзгәрүен белделәр. Балалар чарада актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, ә аннары үзләре өчен әзерләнгән күргәзмә экспонатларын кызыксынып карадылар.
Урыссу бистәсенең бер йөз ел эчендә ничек үзгәрүе турындагы кызыклы тарихи фактлар, викторина, сайлап алынган видеоматериаллар чараны кызыклы һәм танып белүчән итте. Чара кунаклары рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/obrazovanie/v-ramkax-puskinskoi-karty-skolniki-karazerikskoi-skoly-ucastvovali-v-meropriiatii