2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге республиканың 600 педагогына иминият пенсияләрен вакытыннан алда билгеләде

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

      Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге төбәкнең  678 педагогик хезмәткәренә картлык буенча иминият пенсияләрен вакытыннан алда билгеләде.

        Педагогларның вакытыннан алда  пенсиягә чыгу хокукы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган тиешле вазыйфаларда һәм учреждениеләрдә 25 ел педагогик стажы һәм җитәрлек күләмдә пенсия коэффициентлары (2024елда - 28,2, 2025 елдан - 30) булган очракта барлыкка килә. Педагогик эшчәнлеккә бәйле ташламалы стажга шулай ук ел саен бирелә торган  чираттагы ял, авыру сәбәпле вакытлыча хезмәткә яраксызлык чоры  һәм квалификация күтәрү курсларында булган вакыт та керә.

       Педагогик хезмәткәрләргә иминият пенсиясе  аның ничә яшьтә булуына карап түгел, ә вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен таләп ителә торган хезмәт стажын тутыру(25 ел) датасына бәйле  рәвештә билгеләнә. Россиядә пенсия яшен этаплап күтәрү турындагы закон педагогларга да кагыла. Мисал өчен, 2021 елда таләп ителә торган стажны  тутырган  педагогик хезмәткәрләр пенсиягә 2024 елда чыга. Димәк,2021 елның 6 гыйнварына 25 ел педагогик стаж туплаган укытучыга иминият пенсиясе шул датадан соң 3 ел узгач,ягъни 2024 елның 6 гыйнварында билгеләнә.

        "Ташламалы пенсия билгеләнгән вакытка документларның тулы комплекты булмау һәм индивидуаль шәхси счетта барлык пенсия хокуклары да исәпкә алынмау очракларын кисәтү максатында, педагогик  хезмәткәрләр,  әзерлек эшләре алып бару өчен, Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә алдан ук мөрәҗәгать итә алалар, - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

       Сорауларыгыз булган очракта сез,  8-800-1-00000-1  телефон номеры буенча Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, консультация ала аласыз. 

      Актуаль яңалыклар белән  безнең ВКонтакте, в Одноклассниках  һәм Telegram социаль челтәрләрендә  да танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International