Ютазы авылында «Флюмам» күчмә медицина комплексы эшли

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Ютазы авылында «Флюмам» күчмә медицина комплексы эшләвен хәбәр итәбез.

 

Безнең районда яшәүче, диспансерлаштырылырга тиешле һәм яше өчкә бүленгән барлык хатын-кызлар маммографик тикшеренү уза ала.

 

Моның өчен әлеге җирлеккә беркетелгән булу мәҗбүри түгел.

 

Комплекс табиб амбулаториясе янында урнашкан һәм 20 нче числога кадәр эшләячәк. Флюмам РФдә "Сәламәтлек саклау"илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә торган диспансерлаштыру өчен уңайлы.

 

Шулай ук Кәрәкәшле авылында күчмә флюорография комплексы бар, анда районыбызның һәр кешесе, пропискасына карамастан, флюорография тикшерүе уза алачак.

 

Оештыручылар профилактик тикшеренүләр һәм медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать итүнең сәламәтлекне саклауда төп роль уйнавын искәртәләр.

 

https://vk.com/wall-173529509_14491

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/zdravoohranenie/v-sele-iutaza-rabotaet-peredviznoi-medicinskii-kompleks-fliumam

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International