Казанда «Талантлар эрасы» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр халык җыр башкару фестивале финалы узды

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Жюри Россиянең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 1000нән артык видео-гариза карады.

 

Казанга Мәскәү, Воронеж, Түбән Новгород, Псков, Тольятти, Димитровград, Казан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән иң яхшы 50 солист һәм вокаль ансамбль чакырылган иде.

 

 Финалга үтүчеләр арасында Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең талантлы балаларыбыз да бар иде. Яңа иҗади сезонда беренче нәтиҗәләр белән уртаклашырга ашыгабыз:

 

Маргарита Глухова - 1нче дәрәҗә финалист ( Җәләева О. Р.)

 

«Мизгел» вокаль ансамбле - 3 нче дәрәҗә финалист ( А. А. Батршина)

 

Галиева Айзана - 3 нче дәрәҗә финалист (А. А. Батршина)

 

Зәйдуллина Диләрә - 3 нче дәрәҗә финалист (А. А. Батршина)

 

Балаларыбызны һәм аларның остазларын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/znay-nashikh/v-kazani-sostoialsia-final-mezdunarodnogo-festivalia-detskogo-i-iunoseskogo-narodnogo-pesennogo-ispo

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International