Россия дәүләтчелегенең барлыкка килү көне ел саен 21 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм Россиядә 10 елдан артык элек җәмгыятьне берләштерү, патриотик һәм гражданлык хисләре тәрбияләү максатыннан гамәлгә куелган.
Тарихи килешүгә кул кую уңаеннан бәйрәм беренче тапкыр Александр II инициативасы белән рус дәүләтчелегенең 1000 еллыгы уңаеннан уздырылды. Шул ук вакытта Новгород Кремлендә «Россиянең меңьеллыгы» һәйкәлен ачу тантанасы булды.
Ләкин император үлгәннән соң бәйрәм турында бик озакка онытканнар.
Аны яңадан торгызырга 2009 елда мәдәният һәм сәнгать буенча Дәүләт Советы утырышында тәкъдим иттеләр. Идеяне Россия Президенты хуплады һәм 2011 елда тиешле указга кул куйды.
Тәрбия буенча директор киңәшчесе Сәгъдиева И.И. Урыссу гимназиясе активы белән берлектә бу бәйрәм турында күп кенә кызыклы фактлар сөйләде һәм балалар бу көн уңаеннан открыткалар ясадылар.