20 сентябрьдә Энҗе Ильясова «Сөн сандугачы» исеме астындагы VII Төбәкара татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен башкаручылар конкурсында катнашты.
Сайлап алу турыннан соң Энҗе иң көчле 20 катнашучының берсе була, конкурсның Гала-концертына чыга, анда ул Ютазы районы һәм Татарстан Республикасы исеменнән лаеклы чыгыш ясый. Моннан тыш, ул гран-при дипломы, 50 мең сумлык сертификат һәм тамашачылар симпатиясе өчен онлайн-тавыш бирүдә җиңү өчен приз иясе булды.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/konkursyi/enze-iliasova-solistka-raionnogo-doma-kultury-vpered-k-novym-pobedam