Чираттагы медальне Ютазы районы чаңгычылары яулады

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

20-22 сентябрь көннәрендә Җәлил эшчеләр бистәсендә ел саен уздырыла торган чаңгычылар арасында республика ярышлары узды.

 

Яшь чаңгычылар-узышчылар чаңгы роллерларында классик һәм кросс-кантри стилендә ярыштылар. Яңа спорт сезонын Ютазы районы чаңгычылары уңышлы дәвам итә.

 

2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында 2.5 км дистанциядә көмеш медаль Латыйпов Илтимер яулады. Ә 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында 5 км дистанциядә Искәндәр Латыйпов көмеш медаль алды.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/sport/ocerednuiu-medal-zavoevali-lyzniki-gonshhiki-iutazinskogo-raiona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International