«Яшь талантлар» студиясе яңа сезонда беренче призларны яулады

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Гөлчәчәк Вәлиеваның балалар студиясе өчен яңа иҗат сезоны бик уңышлы башланды.

 

«Яшь талантлар» балалар студиясенең өч катнашучысы — Айнур Шияпов, Амелия Минһаҗева һәм Владислав Забродский — Казан шәһәрендә күп жанрлы «Орбита ФЕСТ» халыкара фестиваль-конкурсында катнаштылар.

 

Бу чара үзләренең сәнгать осталыкларын күрсәтергә омтылучы яшь талантларның иҗади потенциалын ачык чагылдыра.

 

Айнур Шияпов «Вокал соло» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, аның чыгышы ихласлыгы һәм тирән хисләре белән игътибарны җәлеп итте. Шул ук номинациядә 2 дәрәҗә яулаган Амелия Минһаҗева үзенең саф тавышы һәм артистлыгы белән барысын да таң калдырды. «Нәфис сүз» номинациясендә 1 дәрәҗә алган Владислав Забродский югары интерпретация осталыгын һәм артистик тәэсирлелеген күрсәтте.

 

Бүләкләү тантанасында «яшь талантлар» студиясендә катнашучыларга кубоклар, дипломнар һәм медальләр тапшырылды, бу алар өчен лаеклы танылу гына түгел, ә киләчәктә иҗади үсеш өчен дә этәргеч булды.

 

"Балалар иҗаты үзәге" МБУ педагогы Гөлчәчәк Вәлиева

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/konkursyi/studiia-iunye-talanty-zavoevali-pervye-prizy-v-novom-sezone

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International