Казанышларны тану

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Традицион атналык оператив киңәшмә бүген тантаналы котлаулардан башланды.

 

 Район башлыгы Аяз Шәфигуллин «Сөн сандугачы» татар халык җырларын һәм композиторлары әсәрләрен башкаручыларның VII төбәкара конкурсында онлайн тавыш бирүдә җиңгән Энҗе Ильясовага гран-при дипломы һәм 50 мең сумлык сертификат тапшырды. «Ата-бабалар җире» Ык төбәге халыклары иҗаты төбәкара фестивале йомгаклары буенча 1 урын өчен Диплом һәм 8 мең сумлык сертификат «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле җитәкчесе Минзилә Абдурахмановага тапшырылды.

 

Курск өлкәсендә яшәүчеләргә хәйрия ярдәме күрсәтүгә зур өлеш керткәннәре өчен Подгорный поселогының беренчел ветераннар оешмасы рәисе Әлфирә Әхмәтвәлиевага һәм Каклыкүл авылының беренчел ветераннар оешмасы рәисе Зөһрә Хәертдиновага Татарстан Республикасы төбәк ветераннар иҗтимагый оешмасының Рәхмәте белдерелде. «АгроМир» ҖЧҖ кибете мөдире Рәзинә Габдуллина сәүдә тармагы хакына күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм аның 60 яшьлек юбилее уңаеннан Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/gordost-rayona/prizganie-zaslug

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International