«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгы активистлары һәм Ютазы урта мәктәбенең яшь натуралистлары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман музеенда булдылар.
Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын «Экология» милли проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Экскурсия барышында укучылар Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм хәзерге торышы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр, урман профилендәге һөнәрләр турында белделәр.