Һөнәри юнәлеш һәм хокукый агарту программасы кысаларында 3 нче Урыссу урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары район судында булдылар.
Аларның судья Зәйнуллина белән очрашуы чын вакыйгага әверелде. Судья үз эше турында сөйләде, законнарны үтәүнең мөһимлеген һәм аны бозган өчен җаваплылыкны ассызыклады.
«Судьялар — гадел хөкем чыгаручылар, алар гадел һәм законлы карарлар кабул итеп, гражданлык, җинаять һәм административ эшләр материалларын җентекләп өйрәнәләр», - дип билгеләде судья Зәйнуллина.
Администратор Таҗиев җитәкчелегендә балалар конвой хезмәте һәм архив эше белән таныштылар.
Әңгәмә барышында укучылар суд һәм судьялар эше турында үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук булачак һөнәр сайлау һәм киләчәктә белем алу мөмкинлекләре турында үгет-нәсыйхәт сүзләре ишеттеләр.