Һәм ышаныгыз, бу «галочка» өчен генә эшләнми.
Ни өчен даими рәвештә флюорографик тикшерү узарга кирәк?
Күп кенә авыр, үлемгә китерүче авырулар, шул исәптән үпкә рагы һәм туберкулез озак вакытлар авыруның хәле үзгәрмичә, яшерен рәвештә уза ала. Еш кына йөткерү, сулыш алу авырлыгы, температура күтәрелү, авырлык кимү, гомуми хәлсезлек авыруның ташландык һәм кайчак дәвалап булмый торган стадиясендә күренә. Флюорографик тикшерүне даими узу гына авыруны вакытында, иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә.
Бу авыруны тулысынча савыктырырга, сәламәтлекне кайтарырга, ә аның белән бергә гадәти режимны һәм яшәү стилен дә кайтарырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә районыбыз авылларында мобиль флюорографик тикшерү дәвам итә. 1150 дән артык кеше диагностиканың бу төрен узды.
Бу атнада Ютазы һәм Бәйрәкә авылларында эш планлаштырыла ❗ ️
Авыруны дәвалауга караганда кисәтү яхшырак. Исән булыгыз!
https://vk.com/urussucrb
Тулырак: http://yutazy.ru/news/zdravoohranenie/raz-v-god-ucastkovyi-vrac-napravliaet-kazdogo-svoego-pacienta-na-fliuorograficeskoe-obsledovanie