ТР Ютазы районында ике бала зыян күргән юл-транспорт һәлакәте пассажир балалар катнашында юлда җәрәхәтләнү проблемасын яңадан күтәрә.
Агымдагы елның 7 аенда балалар катнашында 78 юл-транспорт һәлакәтендә 3 бала һәлак булган, ә 86сы яраланган.
2024 елның 23 сентябрендә 17 сәгать 20 минутта автомобиль йөртүчесе Лада Калина, куркыныч борылышта идарә итүне башкара алмыйча, автобус тукталышына бәрелә. Нәтиҗәдә 5 кеше, шул исәптән 11 һәм 8 яшьлек 2 бала зыян күргән.
Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган балалар Яр Чаллы шәһәренә озатыла. Машина йөртүче һәм пассажирлар медицина учреждениеләренә озатылган. Административ тикшерү үткәрелә.
Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, балалар арткы утыргычта булган һәм куркынычсызлык каешын эләктергән. Нәкъ менә бу хәл күпкә җитдирәк нәтиҗәләрдән качарга мөмкинлек бирде.
Куркынычсызлык кагыйдәләре:
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә йөртү баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган балаларны тотып тору системаларын (җайланмаларын) кулланып башкарылырга тиеш.
12 яшькә кадәрге балалар алгы утыргычта бары тик балаларны тотып тору системаларында гына йөри ала.
Барлык пассажирлар, яшьләренә карамастан, куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.
Балалар үзләре өчен куркыныч тудырырлык урыннарда, шул исәптән юллар янында да, караучысыз калмасын өчен кайгыртырга кирәк.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр, сез пассажирларыгызның иминлегенә җитди карарга, ә балаларны йөрткәндә сак булырга тиеш. Балаларның юл-транспорт травматизмы төзәтеп булмаслык зыян китерә, ата-аналар балаларын югалта, яки балалар инвалид булып кала. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы буларак бала бик зур психологик җәрәхәт ала. Яшь пассажирларның иминлеге өчен нәкъ менә сез җаваплы!
Марс Гәрәев, Ютазы ЮХИДИ идарәсе башлыгы