Башкортстан белән Татарстанны Урыссу ягыннан тоташтыручы Ык елгасы аша күперне реконструкцияләүгә дәүләт контракты Уфаның «Стройблоктехнология» подрядчысы белән төзелгән.
Аның суммасы 975 миллион, дип хәбәр ителә Дәүләт сатып алулары сайтында.
Кирәкле акчаны Башкортстан бюджетыннан бүлеп бирү күздә тотыла. 2024 елда төзелешкә 100 млн сум, 2025 елда‑480 млн, 2026 елда — 400 млн сум сарыф итәргә планлаштыралар.
Күпергә якынча 75 ел. Бу еллар эчендә аны бер тапкыр да капиталь ремонтламадылар, гәрчә ике республиканың торак пунктларында яшәүчеләр аннан даими файдалансалар да.
Бу көннәрдә Урыссу ягыннан күпер төзүчеләр әзерлек эшләре алып баралар: төзелеш мәйданчыгы әзерлиләр, сезоннар арасында һәм салкыннарда уңайлы эшләү өчен белгечләргә биналар төзекләндерәләр, кирәкле конструкцияләр алып кайталар.
Иске күперне демонтажлауны быел ук башларга планлаштыралар. Реконструкция вакытында 238,52 метрлы күпер аша чыгу урынында корыч терәкләр сүтелә һәм алыштырыла, люминесцент лампалы 20 яктырткыч куела, торбаүткәргечләр астына нигез салына, канализация торбалары салына һәм башка эшләр башкарылачак. Корылма буйлап киңлеге 1,5 метр булган ике куркынычсызлык полосасы һәм бер метр киңлектәге ике тротуар булган җиде метрлы ике полосалы юл узачак.
Күперне реконструкцияләүне 2026 елның ноябренә кадәр төгәлләргә тиешләр.
Чыганак: https://vk.com/okt_neft
Тулырак: http://yutazy.ru/news/video/most-cerez-ik-na-doroge-oktiabrskii-urussu-nacinaiut-rekonstruirovat