"Алкоголь – мәкерле дошман" – балалар белән мәгълүмати әңгәмә

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Алкоголь - кешелекнең мәкерле дошманы, без аның зыяны турында күп тапкырлар ишеттек.

 

Яшьлектә спиртлы эчемлекләрне куллануның нәтиҗәләре турында уйланучылар аз.  Әлбәттә, яшүсмер яшендәге кеше әлеге зарарлы омтылыш белән бәйле проблеманың бөтен җитдилеген ахыргача аңламый. Һәм еш кына, бер тапкыр каты эчемлек эчүдән «ләззәт» кичергәннән соң, кеше гомер буе аның колы булып кала.

 

    Яшүсмерләр арасында алкоголизмны кисәтү һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан медицина хезмәткәре Халитова Г.Р. укучылар өчен алкогольнең зыяны турында «Алкоголь – мәкерле дошман» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

 

    Чара барышында Гөлфия Рәшит кызы алкогольнең балалар һәм яшүсмерләр организмына тәэсире, характерда нинди үзгәрешләр булуы һәм кешенең баш мие зарарлануының кире кайтарылмаслык нәтиҗәләре турында сөйләде. Аннары алып баручы укучылар арасында «Алкогольгә мөнәсәбәтең» дигән сораштыру-дискуссия үткәрде.

 

      Чара ахырына укучылар Аеклык — тормыш нормасы дигән нәтиҗәгә килделәр. Физик культура, спорт, түгәрәкләрдә шөгыльләнү, китапханәләргә йөрү, буш вакытны, кызыклы һәм эчтәлекле ялны дөрес оештыру — болар барысы да зарарлы гадәтләр үсешенә, барыннан да элек алкоголь куллануга каршы тора.

#зож

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/zdravoohranenie/alkogol-kovarnyi-vrag-informacionnaia-beseda-s-detmi

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International