Әлеге бәйрәмне Дмитрий Шостакович уйлап тапкан: композитор Берләшкән Милләтләр оешмасына хат җибәрә һәм шундый тантана булдырырга тәкъдим итә.
Ул музыка көне төрле мәдәният вәкилләрен берләштерергә ярдәм итәчәк, дип саный.
Бу истәлекле көн кысаларында тәрбия буенча киңәшче укучылар өчен «Рәсемдә җыр» рәсем күргәзмәсе оештырды.
Күргәзмә кысаларында укучылар кәгазьдә балалар җырларының геройларын яки сюжетларын сурәтләгәннәр (мультфильмнардан, балалар фильмнарыннан җырлар кулланырга мөмкин).
Тулырак: http://yutazy.ru/news/kultura/den-muzyki-ezegodno-otmecaetsia-1-oktiabria