Урыссу чәчтарашханәләрендә өлкән буынга кадер-хөрмәт күрсәттеләр

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Өлкән кеше ункөнлеге вакытында Урыссу бистәсенең кайбер чәчтараш салоннарында чәчтараш хезмәте өлкән буын өчен бушлай күрсәтелде.

 

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан өлкән буынны сөендерергә һәм аларга бераз яхшылык бүләк итәргә карар кылынды. Өлкәннәр ункөнлеге дәвамында Урыссу чәчтараш осталары өлкәннәрнең чәчләрен бушлай кистеләр. Матур прическа һәм каралган тышкы кыяфәт кешенең кәефен күтәрергә сәләтле, бу исә, үз чиратында,  сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый.

 

Өлкән буын хатын-кызлары үзләренең яңа образларына һәм игътибарларына бик шат булдылар. Алар чәчтараш сәнгате осталарына  рәхмәтләрен белдерделәр.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-den-pozilyx-liudei-urussinskie-parikmaxery-dariat-svoiu-zabotu-starsemu-pokoleniiu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International