Электр энергиясен кулланучыларга шалтыратып, үзләрен "Челтәр компаниясе" АҖ хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм электр энергиясен исәпкә алу приборларын алыштыру яки тикшерү эшләрен алып барулары турында хәбәр итәләр.
Бу эшләрне тизләтү өчен, шалтыратучы сезнең паспортның күчермәсен җибәрергә, СНИЛС номерын әйтергә, яки сезнең телефонга җибәрелгән смс кодын әйтүегезне сорый.
Сак булыгыз, документларның күчермәләрен җибәрмәгез, шәхси мәгълүматларны, кодларны, парольләрне телефоннан әйтмәгез. Мәгълүматлар яки бу код ярдәмендә җинаятьчеләр сезнең профильгә дәүләт хезмәтләре яки башка ресурсларда керергә һәм сезнең шәхси мәгълүматка законсыз керү мөмкинлеген алырга мөмкин.
Электр энергиясен исәпкә алу приборларын алыштыру яки тикшерү эшләрен башкару өчен «Челтәр компаниясе» АҖ хезмәткәрләре дә, подряд оешмалары да телефон аша сөйләшү барышында шәхси мәгълүматлар сорамыйлар.
Телефон мошенникларының корбаны булмас өчен, сезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук СМС кодларын, парольләрне һәм код сүзләрен беркемгә дә хәбәр итмәгез. Сак һәм игътибарлы булыгыз!
Тулырак: http://yutazy.ru/news/gibdd-inform/telefonnye-mosenniki-pridumali-novuiu-sxemu-obmana-dovercivyx-potrebitelei