Профилактика эшен оештырмыйча, зарарлы гадәтләр проблемасын хәл итүдә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый.
Бүген яшүсмерләр арасында зарарлы гадәтләрне кисәтү җәмгыятьнең иң мөһим социаль бурычларының берсенә әверелә.
2 октябрь көнне 3 нче Урыссу мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе һәм мәктәп укучылары үзидарәсе активистлары тарафыннан 1-8 нче сыйныф укучылары өчен зарарлы гадәтләрне кисәтү буенча мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Балалар гадәтнең нәрсә икәнен, нинди гадәтләр файдалы дип санала, ә кайсылары сәламәт булырга комачаулый икәнен белделәр. Әңгәмә вакытында кызлар һәм малайлар начар гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук балалар кызыксынып «Зыянлы гадәттән авыруга» видеоролигын карадылар. Чара азагында активистлар укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм начар гадәтләргә бирешмәскә чакырды.