Архив бүлегендә кунакта Урыссу гимназиясенең "Патриот" исемендәге юнармия отряды үзләренең сыйныф җитәкчеләре Лиана Рәис кызы Шәрифуллина белән булдылар

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Архив бүлегендә кунакта Урыссу гимназиясенең #уруссугимназиясе "Патриот" исемендәге юнармия отряды үзләренең сыйныф җитәкчеләре Лиана Рәис кызы Шәрифуллина белән булдылар. Архив бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева укучыларны "Узган еллар кайтавазы..." дип исемләнгән күргәзмә белән таныштырды, Ватаныбызны саклаган якташларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул укучыларга архив эше, архивта сакланучы документлар, аларның төрләре турында сөйләде. Шәҗәрә төзегәндә кайдан һәм нинди мәгълүматлар алып булуы турында бәян итте. Укучылар үз чиратында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International